Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды, анда ул «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Татарстанда урнашкан үзәк быел махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен стационар бүлеген ачты. Социаль координаторларның берсе Римма Сыдыкова Рөстәм Миңнехановның алда торган сайлауларда катнашачагына өметен белдерде, һәм «Сез — Татарстанның төп сакчысы. Сезнең алда торган сайлауларда катнашуыгызны бик теләр идем «, — дип сорады .











