1 нче июньннән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән «Татарстанда җәй» программасы старт алды. Программа чаралары сентябрь азагына кадәр дәвам итә. Һәркемнең күңеленә хуш килердәй кызыклы чаралар турында, ягъни шәһәр-бистәләрдә спорт турнирлары, концерт, күргәзмәләр, ишегалды бәйрәмнәре, гаилә белән төрле чаралар турында, лето 2025нокта татар сайтыннан эзләп таба ала. Әйтик, быел гамәлгә куелган «Күрше Фест» проекты күршеләр белән дустанә яшәү, халыкны йорт ишегаллары һәм урамнары тормышында актив катнаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук Казан паркларында өч ай эчендә 600 дән артык чара үткәрү планлаштырылган. Гомүмән, татарстанда җәй программасы республика халкына вакыйгаларга бай, күңелле җәй бүләк итә.











