Танылган пианист Денис Мацуевның 50 яшьлек юбилее көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлау һәм мактаулы исем бирү турында хәбәр итү өчен аңа телефоннан шалтыратты. Мацуевка рәсми рәвештә «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Республика Рәисе Мацуевка «Татарстан Республикасының халык артисты» исемен бирде, бу хакта аңа телефоннан шалтыратып әйтте», – дип билгеләп үтте Галимова.











