Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашу мәгариф системасын алга таба үстерү (шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә) мәсьәләләренә багышланды.
Яклар мәгариф өлкәсенә заманча алымнар кертү, шулай ук укыту процессының сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру чаралары турында фикер алышты. Әңгәмә барышында мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең стратегик һәм гамәли аспектларына да кагылдылар.
Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Федераль вәкилләрнең Казанга сәфәре мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» III Халыкара форумында катнашуына багышланган.











