Чөнки милләтебезнең тормыш-көнкүреше, мәдәнияте дә элек-электән ат белән бәйле булган.
Район халкын, якташларны, килгән кунакларга җылы теләкләр җиткерү, хезмәт алдынгыларын тәбрикләү елның- елында Теләче сабантуеның зур бизәгенә әверелә.
Сабан туен бик күп мәртәбәле кунаклар белән бергә Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, өч тапкыр Олимпия, 10 тапкыр Дөнья чемпионы, Россиянен хоккей федерациясе Президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк та тамаша кылды.











