Иртәнге чыгарылыш
«Казан Экспо» үзәгендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул сәхнәдән медицина хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын, кунакларны сәламләп, «Ел табибы – Ак чәчәкләр» премиясе кебек чаралар уздыруның күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте.
11 һәм 12 июньдә Казанда өченче тапкыр мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» дигән Халыкара форумы узачак. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта 30дан артык ил вәкилләре очраша.
Татарстанда яшәүчеләр12 июньне дә кертеп, 2026 елда нинди парклар, скверлар һәм ял итү зоналары яңартылачагын сайлый ала.Онлайн-тавышбирү республика Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Татарстан Хезмәтләре» мобиль кушымтасында дәвам итә.Сайлаугабарлыгы 32 иҗтимагый территория тәкъдимителгән.
Көндезге чыгарылыш
Бу минутларда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышы дәвам итә. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе — Республика Рәисен сайлау датасын билгеләү.
Республика ДәүләтСоветыдепутатларыһәм парламентАппаратыхезмәткәрләре Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләрнең соравы буенча җыелган чираттагы гуманитар йөкнеҗибәрергәәзерләде. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган зур гуманитар колонна 16 июньдә Донбасска юл тотачак.
Бүген Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» дигән Халыкара форумы ачылды. Анда 30дан артык ил вәкилләре мәгарифтәге глобаль тенденцияләр, цифрлы трансформация һәм инновацияләр, инклюзив белем бирү, педагогның әһәмияте, белем бирү сыйфаты, мәгарифнең милли системаларын үстерү юллары, халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышалар.











