«Үлемнән бер адым алдарак”. Казан утлары журналы китапханәсендә 29 нчы кесә китабы басылып чыкты.
«Казан утлары» журналы китапханәсендә 29 нчы кесә китабы басылып чыкты. Бу юлы танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” дип исемләнгән повесте. Әлеге повестьтә, махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана.
«Үлемнән бер адым алдарак» повесте «Казан утлары» журналының кесә китабы сериясендә өч мең данә белән чыккан. Әсәрне укып чыгырга өлгергәннәр язучының һәр сүзне йөрәге аша уздырганын ассызыклады.
Тинчурин театры артисты Артем Пискунов повесть битләреннән өзекне җанландырыганда, күз алдына әсәрнең төп герое «Фаза» үзе килеп баса.
Шул үҗәтлек Илнур Хәйретдиновка сугыш кырыннан, аерылгысыз дусты «Урал» мотоциклы белән 200 гә якын иптәшен алып чыгырга ярдәм итә дә инде. Гәделлек, бу Илнур холкының тагы бер күркәм гәдәте, ул аңа әнисәннән күчкән була. Илебездә баручы Махсу хәрби операция бүгенге көндә, бер генә гаиләне дә, бер генә кешенә дә битараф калдырмый.
Повесть документаль вакыйгаларга нигезләнеп, авторның күңелендә туган уй-кичерешләре белән бергә үрелеп бара.
«Фаза» хәрби кушаматлы татар егете Илнур Хәйретдиновның гөмере нәкъ бер ел элек өзелә. Шәһит киткән милләтешебезгә булган хөрмәтебез, рәхмәтебез Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» китап битләрендә мәңгеләштерелде.











