Бүгенге көндә паркларда, ишегалларында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга бик зур игътибар бирелә. Безнең бүгенге “Актуаль әңгәмә” сәхифәсе дә актив тормыш рәвеше алып барырга теләүчеләр өчен файдалы булыр, дип уйлыйбыз. Бүген студия кунагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чаңгы спорты, гольф һәм ату спорты теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Ришат Галиев. Әңгәмәне журналист Ания Гыйбадуллина алып бара.











