Татар телендә иң озын сүз нинди? Йөрәк картаямы икән? «Татар радиоуниверситеты» дип аталаган өр-яңа проектының яшь алып баручылары әнә шундый сорауга җавап эзләде. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең, Татарстан рәисе каршындагы татар теле һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән мәгърифәти радиотапшыру үзенчәлекләре турында хәбәрчеләребез язмасы.











