Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында — «Батырлык чыганаклары» дип исемләнгән сәнгать күргәзмәсе ачылды.Бу Республиканың Милли музее, Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы һәм Краснодон «Яшь гвардия» музееның уртак проекты. Күргәзмәдә төрле чордагы Геройларның әти-әниләре портретларын күрергә була. Барлыгы 17 портрет тәкъдим ителгән. 6 заманча портрет Татарстаннан — Россия Геройлары әти-әниләре. Алар барысы да махсус хәрби операция вакытында каһарманлык күрсәткән өчен Алтын Йолдыз белән бүләкләнгәннәр. Портретлар Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучылары тарафыннан ясалган. Әлеге проект бик мөһим. Ул буыннар бәйләнеше турында.
«Батырлык чыганаклары» проектын гамәлгә ашыру бер елга исәпләнгән, ел дәвамында портретлар галереясе тулыландырыла. Күргәзмә 6 нчы июльгә кадәр дәвам итә.











