«Хәтердә – бердәмлек. Көч — батырлыкта” агитация поезды Казанга килде. Шәһәр халкы һәм башкалабыз кунаклары Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операөиягә багышланган интерактив күргәзмәне үз күзләре белән карый алды. Сигез вагонда хәрби техника модельләре, трофей экспонатлары тәкъдим ителгән. Агитация Поезды Россия шәһәрләре буйлап инде 60 көн йөри. Ул 19 апрельдә юлга кузгалды һәм өченче июльгә кадәр Россиянең 75 шәһәрендә тукталыш ясаячак.











