Казан Сабан туе алдыннан башкалабыз чын милли бәйрәм мохитенә күмелде. Менә инде җиденче ел рәттән Казаныбызда сабан туена бүләкләр җыю йоласы уза. Быел ул дүрт маршрут буенча узды. Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан, Туган авылым комплексыннан, Иске татар бистәсеннән һәм төп маршрут Татарстан Рәисе Резиденциясеннән — Камал театрының яңа бинасына кадәр бирнә җыючылар Казанлылырны һәм шәһәр халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Туй йоласыннан безнең репортаж.











