Татарстанда томан, яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлана. «20 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метр булган яшен көтелә», – дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Республика халкына урамнарда һәм юлларда йөргәндә игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә.











