Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмәдә яклар махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның якыннарының проблемалы мәсьәләләрен хәл итү, халыкка, шул исәптән балалы гаиләләргә социаль ярдәм программаларын гамәлгә ашыру, хокукый агартуны алга таба үстерү турында фикер алышты.
«Украина дроннары тынгылык бирми, кичә шундый биш пилотсыз очу аппаратын бәреп төшердек», — дип искәртте Миңнеханов әңгәмә вакытында. «Шушы еллар эчендә көчле саклану системасын булдыруга ирештек һәм әле эшләргә кирәкле урыннарны да ачыкладык кебек», – дип җавап бирде Москалькова.
«Әле генә егерме икенче июнь булды. Әгәр махсус хәрби операция башланмаса, без, мөгаен, 22 июньдә илебезгә ябырылган фашизм афәтен кичергән булыр идек», — дигән ышаныч белдерде РФ омбудсмены.
Москалькова шулай ук былтыр Казанда узган БРИКС форумы һәм бу оешмага кергән илләр омбудсменнарының беренче тапкыр үткән очрашуы турында искәртте. «Көнбатыш илләре һәм Украинаның безне халыкара бергәлектән аеру омтылышлары, әлбәттә, уңышсызлыкка дучар булды. Һәм сездә узган форум икътисади үсешкә карата кызыксынуның бик югары булуын күрсәтте», — дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татьяна Москальковага республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге, кешеләр һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» орденын тапшырды.











