Махсус хәрби операция башлану белән Кукмара районы халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен берләшә. Волонтерлар бу эштә аеруча активлык күрсәтә, алар көн саен диярлек солдатлар белән хәбәрдә тора. “Сугышчан кардәшлек» волонтерлар төркеме хәрбиләр янына – 60нчы сәфәргә әзерләнә.
Кукмара районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча актив эш дәвам итә. Волонтерлар исә һәркөн диярлек посылкалар кабул итеп, аларны хәрбиләргә җибәрергә әзерли.
Әмма, волонтерлар үзләре билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта гуманитар ярдәм күрсәтү планында халыкның активлыгы кимү күзәтелә. Бәлки, бу арыганлык яки башка факторлар белән бәйледер, әмма ярдәмгә ихтыяҗ бетми.
Шуңа да карамастан, махсус операция башланганнан бирле Кукмара районыннан 500 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелгән. Бу эш бүгенге көндә дә туктамый.











