Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә атаклы татар сәүдәгәрләре һәм фабрикантларына багышланган Акчуриннар китабы тәкъдим ителде. Шәхесләребез сериясендә чыккан саллы хезмәт белән шәкертләрне таныштыру чарасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә татар рухы, гыйлемгә омтылыш сизелеп тора һәм монда халкыбызның рухи терәге тәрбияләнә.
Акчуриннар нәселенә багышланган энциклопедик китапның авторы фидакарь галим Наил таиров югары уку йортларында да укыта алыр иде , әмма ул мәдәрәсә шәкертләрен укытуны сайлаган. Алар булачак имамнар, үз мәһәлләрендә милләтебез, динебез тарихындагы шәхесләр турында вәгазьләр укырлар, шул исәптән Акчуриннар нәселен дә яшь буынга танытырлар ди.
Ул гомер буе шушы нәсел тарихын барлый. Акчуриннарга кунакка килгән Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Тәкъдим итү чарамвнда ул иң әһәмиялеләрен генә искәртеп үтте. Шулай ук чарада катнашкан күренекле галимнәр Илдус һәм Дания Заһидуллиннар әлеге нәселнең халкыбызның тарихында тоткан урынын һәм аларның китапта документалҗ фактлар аша чыгышлы турында сйләде.
Мәдрәсәнең медиадусты Безнең мирас журналы да мәгълүм булганча халкыбызның тарихи шәхесләрен шул исәптән Акчуриннар белән бәйле шәхесләр , вакыйгаларны барлый.
Акчуриннар китабының авторы Наил Таировның әле тагын бер китап бастырлык материалы тупланган. Әле эш бетмәде башлана гына ди.
Мөршидә Җиһан, Ленар Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары.











