Төп вакыйгалар «УРАМ» экстрим-паркында оештырла, кич белән Горький исемендәге паркта зур музыкаль концерт белән тәмамлана. Кунакларны бай программа көтә: танылган шәхесләр белән очрашулар, спорт ярышлары, остаханәләр һәм төрле темаларга лекцияләр. Биредә НУР фестиваленнән һәм «Березовый промпт» комьюнитисыннан нейрочелтәр сәнгате күргәзмәсе ачыла. «Метаморфоза» темасына багышланган экспозицияне нейрочелтәр сәнгате лабораториясенең финалына чыккан 13 катнашучы үз эшләрен тәкъдим итә. Проект тамашачыларга хәзерге дөньяда сәнгатьнең ничек үзгәрүен ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук «Елмай» балалар паркында «Рок-Волна 2025» V Бөтенроссия рок-музыка фестивале уза. Сәхнәдә ачык һавада 15 рок музыкасы вәкиле чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә эләгү өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк, шулай ук билетны керү юлында ук алырга мөмкин.











