Республикада спортны үстерүгә һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Төрле спорт объектлары төзелә. Әйтик, бүгенге көндә Кукмара районында берьюлы ике яңа объект төзелә. Яңа заманча футбол манежы һәм «Ялкын» яшьләр комплексы. Икесе дә үз ишекләрен быел ачыр дип көтелә.











