Республикада гаилә атнасы башланды. Ул Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» 8 нче июльгә кадәр дәвам итә. Шушы чорда бөтен республика буенча алты йөздән артык чара узыр дип көтелә. Бу урам концертлары, төрле бәйгеләр, фотокүргәзмәләр, интерактив мәйданчыклар. Шулай ук ЗАГСларда өйләнешү тантаналары планлаштырылган. Татарстанда иң яхшы гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнә. Барлыгы 70 медаль тапшыру ниятләнә.5 нче июльдә “Елмай” паркында зур гаилә фестивале “Шәҗәрә бәйрәме оештырыла.











