Болытлы, яңгырлы һава торышына карамастан — Татарстанда җәй дәвам итә. Бу атнага бөтен республика буенча бай программа әзерләнгән- аерым алганда ачык һавада фестивальләр, музыка кичәләре.
Иртәгә 3 нче июльдә Казанның Бәшир Рәмиев исемндәге айти паркның ишегалдында ачык лекцияләр оештырыла.Шул ук көнне Түбән Камада «Гаилә» паркында әкият персонажлары белән балалар бәйрәме узыр дип көтелә. Җомга көнне төрле концерт програмасы каралган — Биектау районында Казан арты паркында яшьләр көнен билгеләп үтәләр, ә Казан Кремлендә ачык һавада оркестр моңнары яңгырыячак. Ә менә шимбә көнне республика халкын Иван Купала бәйрәмендә көтәләр.











