Махсус хәрби операция башланганнан бирле республика халкы бердәмләшеп гуманитар ярдәм җыя башлады. Һәрбер район, авыл халкы игелекле эшкә кушылды. Әйтик, Кукмара районында бу эш бер көнгә дә туктамый диярлек. Биредә волонтерлар, инде берничә дистә партия гуманитар йөк җибәрделәр. Чираттагы ярдәм туплауда Кукмараадагы хәбәрчебезх Миләүшә Хаҗиева да катнашты.











