Татарстанда “Күрше” ишегалды чаралары халык конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә актив кешеләрдән, идарәче оешмалардан барлыгы 585 тәкъдим керде. Шулардан 64 җиңүче сайлап алынды. Әлеге проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланды. Бүләкләү фонды 20 миллион сумны тәшкил итә. Әлеге акчаларга җиңүче проект авторлары Татарстанда ишегалларында 54 вакыйга үткәрә. “Күрше” халык конкурсы -“Безнең ишегалды” республика программасының бер дәвамы. Конкурс җиңүчеләре үзләренең проектларын 15 июльдән башлап Татарстанның барлык 45 районында да гамәлгә ашырырга керешә. Чаралар календаре белән leto2025.tatar сайтында танышырга мөмкин.











