Быел “Агроволга” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе 9нчы июльдән 11 нә кадәр «Казан Экспо»да узачак.
Күргәзмәдә 400дән артык Россия һәм чит ил компаниясе катнашыр дип көтелә. Күргәзмәнең эшлекле программасына 70тән артык чара кертелгән. Конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә аграр сәясәт, җитештерү һәм инновацияләр кертүнең төп мәсьәләләре турында фикер алышулар оештырыла.
Моннан тыш, мөгезле эре терлек тоякларын кисү буенча икенче халыкара турнир узыр дип көтелә.
«Агроволга» күргәзмәсе 2021 елдан бирле үткәрелә. Ул үзен агросәнәгать комплексы казанышларын күрсәтү өчен, нәтиҗәле мәйданчыкларның берсе буларак танытты.











