Моның өчен ДОЗОР-М3 яңа комплекслы аппаратлары урнаштыралар. Җайланма транспорт парковкасы буенча хокук бозуларга гына түгел, биналарның фасадларында листовкалар, түбәләрдә боз катламнары һәм кароемнәрен теркәп бара. Башкала башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, бу кеше факторын булдырмаска ярдәм итәчәк һәм мөмкинлекләрне арттыра. Исегезгә төшерәбез, быелның беренче яртыеллыгында административ-техник инспекция идарәсе тарафыннан 5825 беркетмә төзелгән. 4633 хокук бозу автомат рәвештә теркәлгән.











