«Ногай» кунакханәсенең Тукай залында татар һәм чуаш телләре буенча яңа үзөйрәткеч тәкъдим ителде. Әлеге проект Татар китап нәшрияты тарафыннан Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән гамәлгә ашырылган.











