Авыл – гомер бишеге. Буа районың Югары Лашчы авылы халкы, әнә шул гомер бишегенә багышлап, авыл бәйрәме оештырырга җыена. Күркәм гадәткә әверелеп килгән бәйрәмнең быел програмасы да бик бай. Бүләкләү, уеннар, җыр, бию, озак күрешмәгән якташлар, авылдашлар белән дулкынландыргыч очрашу мизгелләре. Югары Лашчы авылы бәйрәменең махсус кунагы — Вил Усманов. Бәйрәм 19 июль көнне көндезге бердә башлана.











