Казанда «Герой гаиләсе» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициянең төп геройлары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре.
Хатыннарның, балаларның һәм якыннарының фоторәсемнәре. Монда иң мөһиме — мәхәббәт, рух көче һәм тиздән әйләнеп кайтуга өмет. Оештыручыларның төп максаты хәрбиләр өчен ярдәм һәм таяныч булып торучыларның ныклыгын мәңгегә истә калдыру. Һәр фоторәсем герой хакында мәгълүмат белән тулыландырылган — аны кьюар код аша ачып укып була. «Герой гаиләсе» фотопроекты хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгын, көчле рухын мәңгеләштерү мөмкинлеге, алар үз яклаучыларын хуплый һәм көтә.











