Без яраткан милли ризыклар симерүгә сәбәп булмыймы? Казанлылар hәм кунаклар кайсы ризыкларга өстенлек бирә? Әлеге hәм көнүзәк башка сорауларга җавап бирү өчен без бүген студиягә танылган аш-су остасы, Татарстанның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Резидә Хөсәенованы чакырдык. “Актуль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.











