«Ура, авылга» проекты елдан ел киң колач ала. Быел Чүпрәле районы да кушылды. Шушы көннәрдә берьюлы ике Кече Чынлы һәм Түбән Каракитәдә «Ура, авылга» лагерь сменасы ачылды. Мавыктыргыч балалар дөньясы, яңа смена үзенчәлекләре белән хәбәрчеләребез дә танышып кайтты.











