Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Тантаналы ачылыш – 18:00 сәгатьтә. Биредә 50дән артык фольклор коллективы җыелыр дип көтелә. Фестивальдә Татарстаннан 46 ансамбль, шулай ук башка төбәкләрдән: Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Самара өлкәләреннән фольклор коллективлары катнаша. Бәйрәмдә кунаклар өчен «Ватанны саклаучылар» фотокүргәзмәсе, «Тугәрәк уен», «Питрау уеннары» мәйданында төрле уеннар, «Туганайлар» керәшен ишегаллары, «Питрау түгәрәк уены» керәшен этник сәнгатенең республика фестивале мәйданчыгы оештырыла. Гүзәл кызлар «Керәшен чибәре» матурлык һәм талант бәйгесендә катнашачак. Алар анда халык җырларын, биюләрен башкаруда осталыкларын күрсәтәчәк, керәшен гореф-гадәтләре һәм тарихы өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашачак. Шулай ук чара кунакларын «Чаптар» атча бышлары һәм «Көрәш» көтә.











