Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда быел 40 мең яшь сайлаучы беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирә алачак.
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара.
Мәктәпләр буш урыннар булган очракта 10 сыйныфка калырга теләүчеләрнең барысын да кабул итәргә тиеш.
Кичке чыгарылыш
Богородица монастыренең Казан соборында Казан Изге Ана иконасының могҗизалы образы пәйда булу хөрмәтенә тантаналы литургия узды. Аны Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы соборы янында православие динен тотучылар белән очрашты. «Бәйрәм белән сезне!»- дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга. Ул очрашуда якын арада Казан Богородица монастыре объектлары комплексы торгызылачагын белдерде.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Кукмара районы халкы Россия хәрбиләренә актив ярдәм күрсәтә. Алар алгы сызыкка азык-төлек, медикаментлар, кием-салым һәм төзелеш материаллары җибәрәләр. Хәзер чираттагы зур ярдәм партиясен озатырга әзерләнәләр. Бу юлы хәрбиләр ныгытмалар төзү өчен такта, кадак, генераторлар, пленка, москит челтәре алачак.











