Буа районы, Югары Лашчыда авыл көне гөрләп узды. Ел да бар халыкны бер мәйданга җыючы бәйрәмнән безнең репортаж.
Гүзәл табигате, азан моңы яңгырап торган мәчете, төзек урамнары белән каршы алды безне Югары Лашчы авылы. Биредә сый-нигъмәт, милли ризык, җыр-биюләр hәм шат йөзләр. Барысы да элек — электән килгән йолаларга таянып оештырыла. Оештыру сүзе монда туры килеп тә бетмидер, чөнки мондый бәйрәмнәрне авыл халкы күтәреп ала һәм үзе үк күңел дә ача белә.
Үз тарихыңны белеп, гореф-гадәтләрне саклап, барлап тору — яшәү мәгънәсе ди оештыручылар.
Яшьләр күреп үсә икән, киләчәк өметле дигән сүз ди,Татарстанның халык артисты Вил Усманов.Туганнарча яшибез дип сөенә авылдашлар.Кичкә кадәр дәвам иткән бәйрәм, киләсе елга да зурлап үткәрүне ният итеп куярга өндәде сыман Югары Лашчы авыл халкын.
Алия Галиуллина, Камил Сәйфуллин, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары, Буа районы.











