Безнең Ватаныбыз зур һәм бөек тарих юлын узды. Халкыбыз хәтерендә үзенең батырларын горурланып саклый. Быел Иске Тинчәле авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышланган мемориаль комплекс ачылды.
Агросәнәгать комплексы ветераннары советы җитәкчесе Марс Алиев Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында сөйләде, киләчәк буыннарга тарихи хәтерне тапшыру һәм яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү мөһимлеге турында әйтте.











