Башкалабыз Казанда махсус операция катнашучылары өчен беренче «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә. Ярышларда 259 катнашучы 15 компетенциядә көч сынаша: алар арсында «Пешекче эше», «Сәнәгать робот техникасы», «Агачка уеп ясау», «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү». Чемпионатның төп максаты – сәламәтлекләрендә чикләүләр булуга карамастан, үзләренең һөнәри осталыкларын камилләштерергә теләгән һәм кешеләрнең һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру һәм аларның потенциалын ачу. Бүген чемпионат үз эшен тәмамлый. Ярышлар нәтиҗәсе буенча, 75 финалист сайлап алына, алар октябрь аенда «Абилимпикс» Илкүләм чемпионат финалында чыгыш ясый.











