Бу атна азагында, ягъни 2 нче августта Алабуга шәһәрчегендә уктан ату буенча “Туган батыр” дүртенче Россиякүләм турнир уза. Әлеге чарада катнашучылар саны елдан ел арта бара. Быел Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Дагыстан, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, Үзбәкстан һәм Казахстаннан катнашучыларның килүе көтелә.
Быел турнир Россиядә Ватанны саклаучылар һәм республика Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында оештырыла. Чарада уктан ату күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала, шулай ук аерым ярышларда көч сынашу мөмкинлеге 10 яшьтән алып 15 яшькәчә булган яшүсмерләр өчен дә каралган.
Әлеге турнир үзебезнең җирлектә укчыларга үсеш мөмкинлекләре бирүне, аларны үстерү, камилләштерү, халыкара ярышларга әзерләүне дә күздә тота. Турнирда катнашудан тыш, кунаклар өчен һөнәрчеләр ярминкәсе, актив уеннар, мастер-класслар узуы көтелә. Туган Батыр турниры 2 нче август көнне иртәнге сәгат тугызда башланып, көн дәвамында барачак.











