Бүгенгә республикада уртача бер гектардан 47 центнер уңыш чыга. Ашлык суктыру буенча Тәтеш, Кукмара һәм Мамадыш районнары алда бара. Шул ук вакытта шушы көннәрдә безнең «Татарстан» Дәүләт телераикомпаниясе һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дигән 17 нче республика конкурсына старт бирергә җыеналар. Мөслим районында да бәйгедә җиңүгә дәгъва кылучылар бар.











