Татарстанда җәй дәвам итә. Бу атнага бөтен республика буенча бай программа әзерләнгән- аерым алганда, ачык һавада әдәби-музыкал чаралар,фестивалләр. Казанның кече зәңгәр күле буенча, теләүчеләр өчен экскурсия үткәрелә. Ә менә Чүпрәле районында махсус хәрби операөиядә катнашучыларга ярдәм итү өчен маскировка челтәрләрен үрү буенча мастер класс уздырылар. Җомга көнне Алабуга шәһәрендә 18 нче Бөтенроссия чаң тавышы фестивале узачак. Шимбә көнне Казанда Сәлам, күрше дигән күргәзмә ачыла. Барлык чаралар да саф һавада, шул исәптән республика җитәкчелеге башлангычы белән яңартылган паркларда һәм җәмәгать урыннарында уза. Шулай ук Республика халкы лето 2025 нокта татар сайтында үз тәкъдимнәрен һәм идеяләрен кертә ала.











