Агросәнәгать комплексы ветераннары Советы
Игенчеләр сараенда Агросәнәгать комплексы ветераннары Советы Президиумының Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә киңәйтелгән утырышы узды.
Гео Казан
Агросәнагать ветераннарының бергә җыелып очрашу традициясе инде 25 ел буе дәвам итә. Ул гадәттә кошчылар көненә багышлап уза. Утырышта елга нәтиҗәләр ясала һәм киләчәккә планнар билгеләнә. Очрашу фикер алышулар форматында бара. Биредә гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган элеккеге колхоз рәисләре, инженерлар, сыер савучылар, һәм яңа килгән белгечләр очраша. Шулай ук бергә эшләгән ветераннар уртак эшләрен искә төшерә, ә таныш булмаганнары таныша, дуслаша.
ЛАЙФ
Марс Алиев Агросәнәгать комплексы ветераннары советы җитәкчесе.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов агросәнагать ветераннарына һәм Республика Рәисенә рәхмәт белдерде һәм киләчәккә плпнлпштырылган эшләре белән уртаклашты.
ЛАЙФ
Рөстәм Гайнуллов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары
Кошчылык тармагына нигезен салган ветераннарның хәтерен аягүрә басып хөрмәтләделәр.
Утырыш азагында ветераннарга бүләкләделәр. Рөстәм Гайнуллов Республиканың кошчылык сәнәгатенә зур элеш керткән хезмәткәрләргә рәхмәт хатларын һәм медальләр тапшырды.
Камил Сәйфуллин, Фәрид Җәләли, Татарстан Яңалыклары.










