Апас районы.
Республикабызда урып-җыю эшләре дәвам итә. Апас районы, “Шагабеев” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләрнең иң кызган чагы. Аларның 2000 гектарда чәчү җирләре бар. Шуның 220 гектары көзге культуралар. Кырлар муллыгы, чисталыгы белән сокландыра.
Гео Апас районы
Хуҗалык хезмәтчәннәре 200 гектарлы көзге бодай җирендә эшли. Уртача уңыш 71центнерны тәшкил итә. Бу басу — 200 гектарлы җир. Арпаны Апас һәм Морзалар янәшәсендәге кырлардан суктыралар. Уртача уңыш 64 центнер.
СНХ Хәйдәр Зәйнетдинов хуҗалык идарәчесе
Басуларда 3 комбайн эшли. 3 машина ташып тора. Каратунда яшәүче Мәсгуть әфәнде Фәйзуллин — биредә иң тәҗрибәле механизатор. 45 ел буе техника арасында кайный ул. Лаеклы ялда булуга карамастан, намуслы хезмәт юлы үтүче, авыл җанлы булып калып яраткан эшеннән аерылмый.
СНХ Мәсгуть Фәйзуллин механизатор
Алмаз Сәлахетдинов “Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгына 4 ел элек килгән. Техника иярләү серен яхшы белгән яшь механизатор сынатмый, намуслы хезмәт итә.
СНХ Алмаз Сәлахетдинов механизатор
Суктырылган икмәкне түкми-чәчми кырдан ташып тору Илнар Шәйдуллинга йөкләнгән. Авыл хуҗалыгында 30 елдан артык эшли.
Уңышы җыеп алынган җирләр беррәттән сукалап та барыла.
Лайф
Илнар Шаһабиев хуҗалыгы көнбагыш үстерү буенча да зур тәҗрибә туплаган. Быел 650 гектар мәйданда үстерелә. Моның белән 2019нчы елдан бирле шөгыльләнәләр. Үстерү нечкәлекләрен өйрәнеп, камилләштерәләр.
СНХ Хәйдәр Зәйнетдинов хуҗалык идарәчесе
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Чулпан Сабирова, Татарстан яңалыклары, Апас районы.










