Республика аграрийлары борчак суктыруны дәвам итә. Әйтик, быел Буа игенчеләре борчактан рекордлы югары уңыш алалар. Әлеге культура кыры-кыры белән гектарыннан 40 центнер уңыш бирә. Районның Кадыйров крестьян-фермер хуҗалыгыннан алдагы язма.
Буа районы
Кадыйров крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю кызуында. Комбайннар борчак суктыра. Быелгы сезон аеруча уңышлы күренә. Әлеге культураның уртача чыгышы бер гектарга 37 центнер тәшкил итә, ә аерым участокларда хәтта 40 центнер. Унбер еллык стажы булган комбайнчы Инсаф Шәрәфетдинов моны бик югары, дип саный.
Инсаф Шәрәфетдинов, комбайнчы
Фермер хуҗалыгында быел борчак 710 гектарда игелгән. Быел бу җирләр былтыргыга караганда ике тапкыр күбрәк уңыш бирә. Моңа,үзләре әйтүенчә, күп төрле факторлар этәргеч биргән.
Булат Кадыйров, “Кадыйров” КФХ җитәкчесе
Борчак әле яхшы керем дә вәгъдә итә. Былтыр аның тоннасын 19 мең сум исәбеннән озатканнар. Шулай ук борчак яхшы элгәр дә булып тора. Ул туфракта азот микъдарын көйли, ашлама кертү ихтыяҗын киметә. Районның башка хуҗалыкларында да быел борчак уңган.
Чулпан Әмири, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары. Буа районы.










