Яшел Үзән районы, Карашәм авылы
(Көрәш буенча спорт мастеры Камил Хәмидуллинның 70 яшь)
Көрәш халкыбызның элек-электән килгән милли спорт төре. Республикабызның кайсы гына районын алсак та үз батырлары белән горурлана ала. Яшел Үзән районының Карашәм авылы пәхлеваны, күп батыр әзерләгән милли көрәш буенча спорт мастеры Камил Хәмидуллинның 70 яшь тулуына багышлап татар көрәше чарасы узды.











