Икенче атнада башкалабыз Казан «РОСТКИ: Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге» Халыкара форумын кабул итә. Форум 18 нче һәм 19 нчы августта өченче тапкыр уза. Бу көннәргә эшлекле программа вакыйгалары билгеләнгән. Төп урын – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге. Форумга 10 меңгә якын кунак килүе көтелә дип белдерде оештыручылар. Бүгенге көндә 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән катнашучылар теркәлгән. Якынча 100 чара планлаштырылган, шул исәптән, төзелеш, технологияләр, мәгариф, туризм, мәдәният темаларына 70 сессия. Моннан тыш, быел форум кунакларын бай мәдәни программа да көтә. Ростки форумы кысаларындагы мөһим вакыйгаларның берсе -Казанда Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәге ачыла.











