Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 104нче утырышында ТР Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен бюллетень формасын раслау турында карар кабул ителде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сайлау бюллетене — барлык сайлау кампаниясенең иң төп документларының берсе. Анда кандидатларның исемнәре, аларның биографияләре турында кыскача мәгълүмат бар. Бердәм тавыш бирү көне Татарстанда мөмкин кадәр ачык, оешкан төстә, закон нигезендә үтсен өчен без бар көчебезне куячакбыз», – дип ышандырды ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Кандидатның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме каршында туган елы, яшәү урыны, төп эш урыны, кандидатны күрсәткән сәяси партия турында мәгълүмат күрсәтелә.
Элегрәк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Республика Рәисе сайлауларында бюллетеньнәр санын раслаган иде – 2 923 100 данә, шул исәптән сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып тавыш бирү өчен – 93 900.
Бюллетеньнәр ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә басыла, бу республиканың барлык халкы өчен мәгълүматның ачык булуын тәэмин итә.
Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар 14 сентябрьдә уза, барлык сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.
Татарстанда 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.











