Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бу вакыт эчендә республика территориясендә яшенле яңгырлар, төнлә урыны белән көчле яңгырлар явачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, шулай ук боз явуы да ихтимал.
Кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин.











