Болгар шәһәрендә уникенче Болгар халыкара археология мәктәбе ачылды. Мәдәни мирасны саклау — төп бурычларының берсе. Борынгы Болгар шәһәрендә уникенче Болгар халыкара археология мәктәбе ачылды. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты, Болгар музей-тыюлыгы, «Ватан тарихы» фонды ярдәме белән һәм Үзәк-Азия тикшеренүләре халыкара институты (Үзбәкстан) тарафыннан оештырылган.











