Масштаблы чара инде 3 нче тапкыр уза. Инде кичә 17 нче августта чараның мәдәни программасы- Кытай халкының милли мәдәнияте белән танышырга мөмкин иде. Бүген форумның эшлекле программасы.Төп урын – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге. Форумга килүчеләр саны елдан ел арта. Быел 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән катнашучылар теркәлгән. Якынча 100 чара планлаштырылган, шул исәптән, төзелеш, технологияләр, мәгариф, туризм, мәдәният өлкәсенә кагылышлары да. Моннан тыш, форум кысаларындагы мөһим вакыйгаларның берсе –Казанда Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәге ачыла.











