Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. Ә ничек һәм нинди юнәлештә икәне хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажында.
Быел гына да Тататарстнның башкаласы Казанда Төркия Республикасы вәкилләре белән агросәнәгать комплексы продукциясенең тышкы икътисадый куәте турында эшлекле очрашу узды һәм “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” форумы кысаларында үзара хезмәтәшлек килүешүләре төзелде. Моннан тыш әледән –әле Татарстан халкына төркиянең милли мәдәниятен танытуда Төрекиянед Казандагы баш косуллыгы да төрле чаралар уздыра. Шушы көннәрдә Угур Йылмаз катнашында төрекләрнең төзелеш сәнагәтен таныту чарасы узды.
Бүген Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар барлык тармакларда да диярлек гамәлгә ашырыла: энергетика, нефть химиясе, төзелеш, мәгариф, спорт һәм әлбәттә инде туризм дип уртаклашты чарада катнашкан Фирдүс Тямаев.











