“Заря” агрофирмасы кырлары өстендә тоташ гөрелте тора. Куәтле техника булачак уңыш астына туфрак әзерләү белән мәгшуль. Бер ише сукалый, икенчеләре, уҗымнар өчен идеаль шартлар ясап, туфракны тигезли. Тракторларның берсенә утыз елдан күбрәк игенче тәҗрибәсе булган Зиннур Борһанов идарә итә. Инде өлкән яшьтә булса да, ул әле яраткан эшен күңел биреп башкара.











