Киләсе атнадан ягни 25 августан -31нә кадәр, «Идел» яшьләр үзәгендә чираттагы Татар яшьләре көннәре уза. Быел ул үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа мөмкинлекләр бирүче мәйданчык.
Быел Татар яшьләре көннәренә илнең 28 төбәгеннән 150 делегат җыелыр дип көтелә. Чараның программасы да баетылды. һәр ел саен уза торган татар биюе, кул эшләре һәм актёрлык сәнгате осталыгы, татар теле һәм Татарстан тарихы буенча чараларның барысы да була. Аларның бөтенесе дә туган телдә уза.
Чарага багышланан матбугат очрашуында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм әлеге чарага нигез салучыларның берсе булган Илдар Гыйльметдинов ,«Идел» яшьләр үзәге директоры Салават Кадыйров, Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова катнашты.











