Аллаһ йортында дини мәҗлесләр уздыру күркәм гадәткә әверелде. Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылы мәчетендә узган корбан ашыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Намаз — булган җирдә тәрбия бар, киләчәк бар. Кече Ачасыр авылында, шөкер иман йортында хәрәкәт бетеп тормый. Азан да яңгырый, дини ашлар да уздырыла.
Дини мәҗлескә корбан итеннән авыз итү белән бергә догалар, сурәләр, вәгазьләр аша рухи байлык алу өчен дә җыелабыз ди Фәрит Гыйсмәтуллин.
Корбан ашы уздыручының авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышларын да билгеләп үтте мәҗлес барышында Татарстан агрохимия үзәге җитәкчесе Әнәс Локманов . Татарстан республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җәббаровның рәхмәт хатын тапшырды.
Пәйгамбәр Мөхәммәт саллаһу аләйһисәламнең Кардәшләр үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы ,ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр арагызда мәхәбәт артыр дип искәрткәнен искә ала дин әһеләре. Димәк, шушы рәвешле корбан ашлару уздыру да бик саваплы гамәл.
Мөршидә Җиһан, Татарстан яңалыклары өчен махсус Яшел Үзән районыннан.











